Арча районында яңа йорт файдалануга тапшырылды

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

3 февральдә Арча районында  Кызыл Бистә урамында биш катлы 60 фатирлы йортны ачу тантанасы булды. Мин сезне бүгенге шатлыклы вакыйга белән котлыйм! – диде муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев үзенең тәбрикләү сүзендә. Йорттагы фатир ияләренә ачкычлар тап- шырганнан соң балалар белән тасманы кисте.

2017 елда районда кимендә 27 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Социаль ипотека программасы буенча Муса Җәлил урамында – 24 фатирлы йорт, Бакый Урманче урамында күп фатирлы дүрт йорт төзеләчәк. Совет мәйданында 28 фатирлы коммерция йорты төзү күздә тотыла. Быел Арча шәһәрендә Банк урамы, 24, Вагыйзовлар урамы, 4, М.Горький урамы, 28, Совет урамы, 18,20, Союз урамы, 23, Хезмәт урамы, 1а йортлары ныклап төзекләндереләчәк. Шулай ук Сеҗе мәктәбен, Апаз, Яңа Кенәр балалар бакчаларын, Яңа Кенәр коррекция мәктәбен ныклап төзекләндерү планлаштырыла. Сарай–Чокырча авылында 50 урынлы күп функцияле үзәк төзеләчәк, Утар Аты мәдәният йорты төзекләндереләчәк. Носы авылында яңа фельдшер–акушерлык пункты урнаштырыла. Урам утлары торгызу, яшелчә, бәрәңге саклагычлар, сыер торакларын төзекләндерү, силос–сенаж траншеялары төзү һ.б. программалар буенча да зур эшләр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International