Түбәләрне нормадан артып тулган кардан үз вакытында чистартмау

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

2017 елның 31 гыйнварында Чистай зонасы торак инспекциясе инспекторы Аксубай районы, Аксубай штп  "Аксубай штп ИК" ҖЧҖ тарафыннан торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: торак йортларның түбәләрен нормадан артып тулган кардан һәм боз катламыннан чистарту буенча тиешле чаралар вакытында күрелмәгән. Барлыгы 12 күпфатирлы йорт тикшерелде. 4 йортта җитешсезлек очраклары ачыкланды.

Административ хокук бозу вакыйгасы булуына турыдан-туры күрсәтүче әлеге очракларның инспектор тарафыннан ачыклануы, РФ КоАП 28.1 ст. 1 өл. 1 п. нигезендә "Аксубай штп ИК" ҖЧҖ директорына карата, торак йортларны карап тоту кагыйдәләрен бозган өчен, РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозу эшен кузгатуга сәбәп булды.

2017 елның 8 февралендә ЧЗТИ башлыгы карары нигезендә "Аксубай штп ИК" директоры РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 4000 сумлык штраф рәвешендә, административ җаваплылыкка тартылды.

Шулай ук "Аксубай штп ИК" ҖЧҖ директорына административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны юкка чыгару турында күрсәтмә бирелде.

Җитешсезлекнең бетерелүе инспекция контрольлегенә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International