Алабуга шәһәр паркында эскиз проекты расланды

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

17 февральдә Алабуганың шәһәр мәдәният сараенда “Искә мәйдан” шәһәр паркы эскиз проектына презентация ясалды. Очрашу территорияне төзекләндерү буенча фикер алышуга багышланды. Төзекләндерү эшен тормышка ашыру Татарстан Республикасында җәмәгатьчелек киңлекләрен үстерү программасы нәтиҗәсендә мөмкин булачак. Очрашуда Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, аның урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең архитектура һәм шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча урынбасары Ольга Никитина катнашты. 11,2 гектар мәйдан биләүче парк шәһәрнең элеккеге Мәйданы территориясендә урын ала һәм Тынычлык проспекты, “Пионер” паркы, «Чебурашка» паркы һәм Чернобыль АЭСында аварияне бетерүдә ярдәм итүчеләр хөрмәтенә ачылган сквер белән чикләнә. 17 февральдә очрашу вакытында Алабуга муниципаль районы төзелеш департаментының архитектура һәм шәһәр төзелеше контроле бүлеге җитәкчесе Илдар Миңнемөхәммәтов шәһәр халкына паркны төзекләндерүнең эскиз проектларын тәкъдим итте. Парк территориясен функциональ зоналарга бүлү күздә тотыла: болар – спорт, ял итеп йөрү, балалар, үзәк, мемориаль һәм актив ял зоналары. Паркка дүрт керү төркеме ясау һәм киртә-чикләүләрне алу планлаштырыла: болар паркны күрер күзгә тагын да уңайлырак һәм ачык итү өчен эшләнә. Кафе һәм җәмәгать бәдрәфләре салыначак. Парк үзәгендә концерт мәйданчыгы һәм амфитеатр урнашачак. Анда шәһәр чаралары уздырылачак. Беренче чиратта, проектны тормышка ашыруда паркка керү төркемнәрен салу; төп керү юлыннан ерак булмаган урында җир өстеннән хәрәкәт итүче транспорт тукталышы оештыру; балалар мәйданчыгын урман массивына керү юлына таба күчерү; массивны киңәйтү; экскурсия автобуслары тукталу өчен урыннарны исәпкә алып, техника кую урынын зурайту күздә тотыла. Проектны Алабуга халкы хуплады. Белгечләр эш өчен кирәкле документацияне эшләүгә керешәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International