Ирек Фәйзуллин «Энергетика. Ресурсларны саклау-2017» XVIII халыкара күргәзмәсендә катнашты

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Бүген Казанда «Энергетика. Ресурсларны саклау-2017» XVIII махсуслаштырылган халыкара күргәзмә ачылды. Күргәзмәнең эшлекле программасының " 2014-2020 елларга Татарстан Республикасында Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру " дәүләт программасының 2016 елның нәтиҗәләре буенча гамәлгә ашыру һәм 2017 елга бурычлар турында Татарстан Республикасы хөкүмәте утырышы үзәк вакыйгаларының берсе булды. Әлеге чара кысаларында Татарстанның Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин  үзенең доклады белән чыгыш ясады. 

Белешмә.

Быел Россия, Беларусь, Италия һәм АКШ ның 140 алдынгы компаниясе, шулай ук Германия, Израиль, Испания, Кытай, Корея, Польша һәм башка илләр компанияләренең 12 чит илләрендәге вәкиллекләре үз казанышларын тәкъдим итте. Татарстанны «Татэнерго», «Татнефть», «Сетевая компания», «Түбән Кама нефтехимиясе», «Казаноргсинтез», «Таиф-НК», «Казэнерго» кебек республиканың эре компанияләре күрсәтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International