2017 елда Татарстанда 11 яңа чаңгы базасы барлыкка киләчәк

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Татарстанда быел 11 яңа чаңгы базасы барлыкка киләчәк. Модульле базалар төзүгә 66 млн сум акча тотылачак – һәркайсына 6шар млн. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев җиткерде.

Татарстан чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе тарафыннан муниципаль берләшмәләр арасында чаңгы спортын үстерү буенча рейтинг алып барыла. Рейтинг нәтиҗәләре буенча 2017 елда чаңгы базалары булдыруда беренче 11 муниципаль берләшмә ачыкланды. Яңа модульләр Казанның Киров районында (3нче гимназия), Чаллыда, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Алабуга, Кукмара, Минзәлә, Саба, Спасс һәм Ютазы районнарында барлыкка киләчәк. 
Төзелеш буенча 24 мартта аукцион төгәлләнә, җиңүче оешма базалар төзелеше эшләрен башлый. Алар блоклы модульләрдән төзеләчәк, һәркайсы 106 квадрат метр мәйданлы булачак. Шуңа күрә базалар тиз арада - җәйге өч айда төзелеп бетәчәк.

Министр урынбасары базаларны, төзелеп беткәннән соң,  муниципаль хакимиятләр милке итеп тапшырылачак, дип белдерде. Эксплуатацияләү вакыты 20-25 елга исәпләнгән.

«Кышкы спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен уңайлыклар юк, кофе яки чәй дә эчеп булмый иде. Без ил дәрәҗәсендәге функциональ шартлар тудырабыз. Беренче чиратта бу - халыкның сәламәт тормыш рәвешен хуплау. Икенче чиратта – кече һәм урта бизнеска ярдәм», – дип билгеләп үтте Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев.

Әлеге чаңгы базаларын җәй көннәрендә йөгерү яки велосипедларда йөрү өчен, төрле спорт чараларын үткәрүдә кулланырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International