Татарстанның Төзелеш министрлыгында, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының урынбасары Айрат Гатиятов һәм Чиләбе өлкәсе икътисади үсеш министры Сергей Смольников белән тәҗрибә уртаклашу буенча очрашу узды. Сергей Смольников Айрат Гатиятов урынбасарына оештырылган очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм үзләрен кызыксындырган сораулар даирәсен билгеләде: бу республиканың торак төзүе буенча дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләсендә күпьеллык тәҗрибәсе, һәм дәүләт заказын формалаштыру вакытында электрон сәүдә-мәгълүмат системасы (ЭТИС) файдалану. Чара тәмамланганнан соң Чиләбе өлкәсенең икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Татарстаннан хезмәттәшләренә кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде һәм арытаба да хезмәттәшлеккә өмет белдерде.