Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының урынбасары Владимир Кудряшев җитәкчелегендә VII Республика яшьләр форумы кысаларында "Архитектура һәм сәнгать территориясе" тематик мәйданчыгы 14 проектны көндезге яклау узды. Владимир Кудряшев үзенең сәламләү сүзендә - бу форумның үзенә күрә креатив, инициативалы яшьләрнең тармак министрлыклары, инновацион предприятиеләр, фәнни җәмәгатьчелеге һәм бизнес вәкилләре белән турыдан-туры диалог өчен бер мәйданчык, дип билгеләп үтте. Һәр чыгыштан соң экспертлар сораулар бирделәр, сынадылар, фикер алыштылар, тәҗрибәләре белән бүлештеләр. Турыдан-туры этап нәтиҗәләре буенча, Республиканың "Безнең Татарстан" яшьләр форумының күргәзмәсенә 3 проект сайланачак.