Яшел Үзән шәһәре яшәүчеләрен торак-коммуналь хуҗалыгы нечкәлекләре өйрәткәннәр

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Яшел Үзәндә «Белемле кулланучы мәктәбе» проекты кысаларында халык укытуы узды. Семинарда проектның координаторы Дмитрий Романов һәм 2 компетентлы эксперт эшләде. 2,5 сәгать дәвамында алар Яшел Үзән шәһәренең милекчеләренә торак нечкәлекләре укыттылар: ничек үзләренең торак хокукларын тормышка ашырырга, идарәче оешма белән мөнәсәбәтләр салырга, гомумйорт хезмәтләре туләвен киметергә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләрен ачыкларга, ишегалды территориясен төзекләндерергә, күршеләр арасында конфликтларны тәрипкә салырга һәм кызыксындырган сорауларга да җавап бирделәр. Очрашу нәтиҗәләре буенча Яшел Үзән халкы мондый семинарлар ешрак үткәрергә теләк белдерделәр. Чөнки торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә "авырткан нокталары" шактый күп һәм бер очрашу гына аз.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International