«Рәсәйнең иң төзек шәһәр (авыл) җирлеге» Бөтенрәсәй конкурсының җиңүчеләре бүләкләнде

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

14 апрель көнне Рәсәй Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советында "Рәсәйнең иң төзек шәһәр (авыл) җирлеге" Бөтенрәсәй конкурсының  җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Республикасының, Башкортстан, Ростов, Воронеж, Липецк, Белгород, Әстерхан, Кемерово өлкәләренең, Краснодар, Ставрополь һәм Хабаровск крайлары муниципаль берәмлекләр вәкилләренә сыйфатлы яшәү мохитен булдыру һәм төзеклек дәрәҗәсен күтәрү эшләренә зур өлеш керткән өчен бүләкләр  тапшырылды.

Белешмә:

2014 елда Татарстан 6 номинация буенча 3 беренче һәм 1 өченче урын алды, 2015 елда 9 призлы урын алынган, шул исәптән, 6 номинация буенча 1 беренче, 5 икенче һәм 3 өченче урыннары. 2016 елда Татарстанның торак пунктлары 2 беренче, 3 икенче урын яуладылар (беренче - Мамадыш районы Красная Горка авыл җирлеге һәм Чистай, икенче урынны – Әлмәт, Актүбә һәм Биектау шәһәр тибындагы поселоклар).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International