"Татарстан Республикасының Дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе" ДАУ төзелеш материаллары җитештерүчеләр өчен "Төзелештә бәя урнаштыру Федераль дәүләт мәгълүмат системасын формалаштыру һәм куллану " семинар-киңәшмә уздырачак

2017 елның 21 апреле, җомга

2017 елның 26 апрель көнне "Татарстан Республикасының Дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе" ДАУ 22-нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә "ВолгаСтройЭкспо" кысаларында " Төзелештә бәя урнаштыру Федераль дәүләт мәгълүмат системасын формалаштыру һәм куллану " темасына багышланган төзелеш материаллары җитештерүчеләр өчен семинар-киңәшмә оештыра. Әлеге чара кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

-төзелеш ресурслар бәяләренә мониторингның  яңа кагыйдәләре;

-смета бәяләр формалаштыру өчен кирәкле мәгълүматне бирү тәртибе;  

-Россия Федерациясе Хөкүмәте " Федераль дәүләт мәгълүмат системасында бәя хасил итү турында" 2016 елның  23 сентябрьдәге  959 номерлы карары һәм "Төзелеш ресурсларның бәяләрне мониторингы турында "  2016 елның   23 декабрендәге 1452 номерлы карарлары нигезендә төзелеш ресурслары классификаторын формасы һәм алып бару тәртибе.

Гаризалар электрон төрдә автоматлаштырылган система аша түбәндәге адрес буенча бирелә http://www.expokazan.ru/p/priglasitelnye-bilety-online-del

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Оренбург тракты ур., 8 йорт, 1 номерлы Павильон, конференц-залы "КАМА". Семинар--киңәшмә уздыру вакыты: 10:00 -13:00 кадәр.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 253-75-49, 272-80-83, 272-65-60.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International