Алексеевск муниципаль районында капиталь ремонт барышын контрольдә тоту чаралары турында

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

2017 елның 25 апрелендә Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан капиталь ремонт барышын контрольдә тоту чараларын гамәлгә ашыру барышында 2017 елгы Программага кертелгән, Алексеевск районы, Ялкын авылы, Зеленая урамы буенча капиталь ремонт эшләре үткәрелүче 78 санлы йорт тикшерелде.

Тикшерү барышында ачыкланганча, канализацияләү системасын ремонтлау эшләрен үткәргәндә (канализацияләү коеларын урнаштыру һ.б.) йорт яны территориясе антисанитария халәтенә китерелгән. Йорт яны территориясен, шул исәптән канализация коеларын су бастыруга юл куелган. Мәйданчыктан төзелеш чүпләрен үз вакытында чыгару тәэмин ителмәгән.

Инспекция фикеренчә, күрсәтелгән җитешсезлек очраклары "Стройдорсервис+" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан капиталь ремонт эшләрен тиешенчә оештырмавы аркасында барлыкка килгән. Җитешсезлекләрне бетерү өчен йорттагы эшләр инспекция тарафыннан туктатылды.

Җитешсезлекләрне бетерү максатларында Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Козонков Владимир Константиновичка хат җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International