Территоряләрне төрле су басу күренешләреннән инженер саклауны проектлау буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде

2017 елның 23 июне, җомга

Торак пунктларның территорияләрен, файдалы казылма ятмаларын һәм тау эшләнмәләрен төрле су басу күренешләреннән инженер саклау системаларын, объектларын һәм корылмаларын проектлаганда, шулай ук сейсмик районнарда, авыл хуҗалыгы һәм урман биләмәләрендә, табигый ландшафтларда инженер саклау корылмаларын проектлаганда исәпкә алынырга тиешле кагыйдәләр җыелмасының (СП 104.13330) актуальләштерелгән таләпләре гамәлгә керде.

Россия Төзелеш министрлыгының шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм архитектура департаменты башлыгы Алексей Гришин аңлатып киткәнчә, территорияләрнең инженерия саклыгын проектлауга карата гамәлдәге таләпләр тулаем алганда тиешле иминлек дәрәҗәсен тәэмин итә. Ләкин бүгенге көндә элек үзләштерелмәгән, су баса торган территорияләрдә алып барылган төзелеш эшләренә бәйле рәвештә, норматив документларга булган тиешле ихтыяҗлар артып киткән.

“Яңа кагыйдәләр җыелмасында без территорияләрне су басудан саклауны тәэмин итә торган чаралар исемлеген киңәйттек, су баса торган территорияләрдә җир асты суларының дәрәҗәсе үзгәрүенә карата өстәмә тикшереп тору методларын карадык”, – дип тәгаенләде Алексей Гришин.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, яңа таләпләр тагын да нигезлерәк техник чишелешләр кабул итү хисабына объектлар төзелешенең ышанычлы булу дәрәҗәсен арттырачак, проектлау бәясен киметергә һәм кирәк очракларда импорт җайланмаларыннан файдалану мөмкинлекләрен киңәйтергә булышачак.

СП 104.13330 кагыйдәләр җыелмасын актуальләштерү эше “Төзелеш” фәнни-тикшеренү үзәге тарафыннан Россия Төзелеш министрлыгы буйсынуындагы “Төзелештә нормага салу, стандартлаштыру һәм туры килүне техник яктан бәяләүнең федераль үзәге” ФАУ белән төзелгән шартнамә нигезендә эшләр башкару кысаларында гамәлгә ашырылган.

СП 22.13330.2016 кагыйдәләр җыелмасы 2016 елның декабрендә расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International