2017 елның беренче ярты елында ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан ярашлылык турында 117 бәяләмә бирелде

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

2017 елның беренче ярты елында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектларының техник регламентларның һәм бүтән норматив хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика ягыннан нәтиҗәле булу таләпләренә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе турында 117 ярашлылык бәяләмәсе бирелде.

Белгечләр тарафыннан төзелә торган объектларда 1975 тикшерү үткәрелде. Бүгенге көндә Инспекция республика территориясендә төзелә һәм үзгәртеп корыла торган 1028 объектта күзәтчелек эшен гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International