Йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгате буенча чаралар күрү хакында

2017 елның 26 июле, чәршәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама шәһәренең Октябрьгә 50 ел урамы буенча 9 нчы йортта яшәүчеләрнең йортта электр белән тәэмин итү системасының тиешле техник торышта булмавы турында күмәк мөрәҗәгате карап тикшерелде.  Үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, подвал бинасындагы электр җайланмасы куркынычсызлык таләпләрен бозып эксплуатацияләнә, баскыч урыннарындагы үткәргечләр тәртипкә салынмаган.

Тикшерү материаллары буенча "ПЖКХ-17" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты РФ КоАП 7.22 ст. "Торак йортларны һәм торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу" буенча, 5 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү эше инспекция тарафыннан контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International