"Электр белән тәэмин итү" хезмәтен туктатуга карата гражданнарның мөрәҗәгатен карау

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт шәһәренең Нефтьчеләр урамы буенча 39 номерлы торак йортта яшәүчедән фатирда электр белән тәэмин итүне туктатуга карата мөрәҗәгать килде.

Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, "Темп" ТЭИ ҖЧҖ тарафыннан РФ Хөкүмәтенең 354 номерлы карарының 117 һәм 119 пунктлары бозылган. Идарәче компания түләүдә бурычларны капламаган очракта коммуналь хезмәт күрсәтелүнең – электр белән тәэмин итүнең чикләнүе яисә туктатылып торуы турында белдерүнамәләр тапшыруның регламентланган вакытларын үтәмәгән. 

Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларындагы кагыйдәләрне бозган өчен Әлмәт зонасы торак инспекциясе башлыгы карары нигезендә идарәче компаниянең вазыйфаи заты РФ КоАП 7.23 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылды.

ӘЗТИ күрсәтмәсе нигезендә фатирда электр белән тәэмин итү хезмәте җайга салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International