Актаныш районында блок-модульле ФАП төзелә

2017 елның 7 июле, җомга

Актаныш районының Киров авылында блок-модульле ФАП төзелә. "Азнакай Нефтемаш заводы" ААҖ җиткерәчәк әлеге ФАПның гомуми мәйданы 83,3 квадрат метрны тәшкил итә. Киров фельшер-акушерлык пунктын агымдагы елда төзеп бетереп, кулланышка тапшырырга планнаштырыла. Бүгенге көндә биредә 20% якын эш төгәлләнгән. Үткән 2016 елда мондый ФАП Иске Байсар авылында кулланышка тапшырылган иде. Бүгенге көндә Актаныш районында барлыгы 8 блок-модульле ФАП халыкка хезмәт күрсәтә.

ФАПлар республиканың иң еракта урнашкан торак пунктларында төзелә һәм авыл кешләре медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә алырлык үзәкләр санала. Анда беренче ярдәм күрсәтергә мөмкинлек биргән бөтен җиһазлар да бар. Барлык ФАПлар да җылылык, су һәм электр энергиясе белән тәэмин ителгән. ФАПлар төзү программасы республикада 2012 елдан башлап тормышка ашырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International