Республика программасы кысаларында Арча районында авыл хуҗалыгы объектларына төзелеш һәм капиталь ремонт ясау дәвам итә. Быел 27 ферма төзекләндерелә, 14 силос, сенаж траншеясы төзелә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. “Северный” ширкәте әлеге программага кереп ел саен сыер торакларын төзекләндерә. Быел “Казанка” хуҗалыгы Күпербашта өч торак төзекләндерүгә кереште. “Яңарыш” ширкәтендә дә яңалыклар бар. Ике силос, сенаж траншеясы төзеделәр. Озакламый үзләренең катнаш азык цехлары эшли башлый.