«Чистай ҮРХ» ДАССУның стационарына капиталь ремонт дәвам итәчәк

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 2019 елның 14 ноябрендә Чистай муниципаль районында  ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков бүген эш визиты белән Чистай муниципаль районында булдылар. Татарстан ведомстволары башлыклары «Чистай ҮРХ» ДАССУнең стационарында капиталь ремонт барышы белән таныштылар һәм дәвалау учреждениесенең яңартуын тәмамлау буенча мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Очрашуда Чистай ҮРХ баш табибы Рәис Мостафин һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары Павел Емельянов катнаштылар.

Киңәшмә барышында экспертлар ремонтны тәмамлау юлында булган проблемалар турында фикер алыштылар. Киңәшмә башланыр алдыннан министрлар стационарның һәр катын карадылар, палаталарның һәм реанимация бүлегенең торышын бәяләделәр.

Барлыгы 2019 елда үзәк сырхауханәне, 2нче шәһәр хастаханәсе сырхауханәсен, өч гомуми практика табибларының филиалын, хатын-кызлар консультациясен, бактериология лабораториясен ремонтлау төгәлләнде. Модульле технологияләр буенча төзелгән 37 пунктыннан районның авыл бистәләрендә ун хәзерге заман фельдшер-акушерлык пункты һәм бер табиб амбулаториясе  эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International