Ел саен үткәрелә торган «ТОП ТК» торак комплексы-яңа төзелешләр шәһәр төзелеше конкурсында җиңүчеләр игълан ителде

2020 елның 18 августы, сишәмбе

Татарстанның 10 төзүчесе призер булды. Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында торак төзелеше өлкәсендә илдә иң масштаблы премиянең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләрне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев тапшырды. Министр урынбасары, призерлар арасында Татарстан төзүчеләрен күрүгә бик шат булуын белдерде. «Унистрой», «Домкор», «Талан», «Антей», «Ран-Казан», «КамаСтройИнвест», «КазДомСтрой», «Грань», «Ак барс дом», «Профит» төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр. Исегезгә төшерәбез, конкурста РФның 74 регионыннан 772 төзүчедән 1 155 проект катнашты. Шуларның 438 төзүчедән 537 торак комплексы финалга чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International