Татарстанда 303 меңгә якын кеше объектлары төзекләндерү өчен тавыш бирүдә катнашкан

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Татарстанда җәмәгать урыннарын һәм ишегалларын төзекләндерү өчен сайлау буенча онлайн-тавыш бирүдә 302 929 кеше катнашкан.

Тавыш бирүдә Әлмәт, Лениногорск, Нурлат, Питрәч районнары һәм Яр Чаллы шәһәре халкы актив катнаша.

Тавыш бирү 15 марттан 30 апрельгә кадәр gorodsreda.tatar.ru сайтында  яки  «ТР Хезмәтләре» кушымтасында уза. Объектлар төзекләндерү өчен 2025 елда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында сайлап алына.

Быел Татарстаннан төзекләндерү өчен территорияләр сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирүендә барлык 45 муниципаль берәмлектә 273 җәмәгать урыны, шулай ук 1,55 мең йорт катнаша.

Белешмә:

Илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында республикада 225 объект төзекләндерелде. Аерым алганда, узган ел Татарстанда 2,9 млрд сумлык 68 җәмәгать урыны төзекләндерелгән. 2024 елда 2,4 млрд сумлык 64 җәмәгать урынын төзекләндерү буенча эш планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International