Проект турында

Татарстан Республикасында “Россия гражданнарына – үтемле һәм уңайлы торак”

өстенлекле илкүләм проектын тормышка ашыру барышы турында мәгълүмат

“Россия гражданнарына – үтемле һәм уңайлы торак” илкүләм проектын тормышка ашыру кысасында 2011-2015 елларга “Торак” федераль максатчан программасы расланды (РФ Хөкүмәтенең “2011-2015 елларга “Торак” федераль максатчан программасы турында” 2010 елның 17 декабрендәге 1050 нче номерлы карары).

Бу программа дәүләт ярдәменең түбәндәге чараларын күздә тота:

- РФ субъектларының торак төзелешен үстерү программаларына стимул бирү;

- яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү;

- коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләү;

- гражданнарның федераль законнар билгеләгән категорияләрен торак белән тәэмин итү бенча дәүләт йөкләмәләрен үтәү;

- халыкның түләүгә сәләтле ихтыяҗына ярдәм итү буенча чаралар уздыру, шул исәптән ипотека торагын алуга кредит бирү күләмнәрен арттыру ярдәмендә дә.

Ирешелгән нәтиҗәләр 

Торакны кулланышка кертү күләме:

 

- 2007 елда республикада торакны кулланышка кертү 2041 мең кв.м тәшкил итте (шул исәптән индивидуаль торак төзелеше хисабына – 1012,9 мең кв.м, предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан – 1 028,1 мең кв. м);

- 2008 елда республикада торакны кулланышка кертү 2222,5 мең кв.м тәшкил итте (шул исәптән индивидуаль торак төзелеше хисабына – 986,8 мең кв.м, предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан – 1 235,7 мең кв. м); 

- 2009 елда республикада торакны кулланышка кертүнең план буенча күрсәткече тулы күләмдә үтәлде һәм 2010 мең кв.м тәшкил итте. Шуның 775,175 мең кв.метры индивидуаль төзү оешмалары тарафыннан төзелгән (бу –  азкатлы торак, күпфатирлы торак фонды 1 235 мең кв. м күләмендә сафка бастырылды);

- 2010 елда республикада торакны кулланышка кертү 2027,0 мең кв.м тәшкил итте (шул исәптән индивидуаль торак төзелеше хисабына – 870 мең кв.м, предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан – 1 157 мең кв. м);

- 2011 елга Татарстан Республикасында торакны кулланышка кертүнең план буенча күрсәткече 2 390 мең кв.м тәшкил иткән иде. Республикада торакны кулланышка кертү күләме 2 396,091мең кв.м  – еллык планның 100,3 процентын тәшкил итте. Шулардан күпфатирлы торак – 1 419,997 мең кв. м,  индивидуаль – 976,094 мең. кв.м.

“Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” ярдәмче программасы

2006 елдан Татарстан Республикасында “Россия гражданнарына – үтемле һәм уңайлы торак” өстенлекле илкүләм проекты кысасында “Торак” федераль максатчан программасының “2002 – 2010 елларга Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” ярдәмче программасы тормышка ашырыла. Аның кысасында яшь гаиләләргә (2008 елның 1 гыйнварыннан анда катнашучыларны яшь буенча чикләү күрсәткече арттырылды – хәләл җефетләрнең икесенең дә яшьләре 35тән артмый) торак сатып алуга түләүсез субсидия бирелә.

Федераль ярдәмче программаны тормышка ашыру максатларында “2008 – 2010 елларга Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү”максатчан программасы расланды (ТР МКның 2007 елның 20 июлендәге 315 нче номерлы карары).

Әлеге ярдәмче программаның социаль әһәмиятен һәм яшь гаиләләрнең анда катнаша алу мөмкинлеген көчәйтү, шулай ук аларның ачык торак базарында намуссыз төзү оешмаларына, подрядчылар һәм риэлторларга тап булу ихтималын киметү максатларында, Татарстан Республикасында ярдәмче программаны тормышка ашыруга яшь гаиләләргә алар ала үтемле торак бирү буенча махсуслашкан оешма сыйфатында “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды”н җәлеп итү турында карар кабул ителде. Мондый карарның сәбәбе шул: күп еллар буена республиканың торак программаларын (“тузган торак”, “социаль ипотека”) тормышка ашыру буенча махсуслашкан оешма буларак, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды ярдәмче программада катнашучы яшь гаиләләрне бәясе базарныкыннан шактый түбән булган алар ала үтемле торак белән республиканың бөтен территориясендә тәэмин итәргә сәләтле.

Программада катнашучы яшь гаиләләр торак сатып алу (индивидуаль торак төзелеше объектын булдыру) максатыннан, үз акчаларын, шулай ук ипотека торагы кредитлары яки теләсә нинди оешмалар һәм физик затлар тарафыннан бирелгән заем акчасын куллана ала. Банкларны сайлап алу буенча уздырылган конкурс нәтиҗәләренә тәңгәл рәвештә, ярдәмче программаны тормышка ашыруда “АК Барс” АКБ һәм Россия Саклык банкы катнаша.

2007 елда Татарстан Республикасында ярдәмче программаны бюджеттан барлык финанслау 1 млрд сумнан артып китте. Торак сатып алуга субсидияләр республиканың 31 муниципаль берәмлегендә 2100 яшь гаиләгә  бирелде.

2008 елда барлыгы 573 млн сумлык 910 таныклык бланкы бирелде. 

2009 елда яшь гаиләләргә торак сатып алуга 2008-2009 елларның республика һәм федераль бюджет акчалары хисабыннан барлыгы 630 млн сумлык  кире кайтарылмый торган социаль түләүләр бирелде. 29 муниципаль берәмлектә җәмгысы 1023 социаль түләү башкарылды. Республика икътисадының төзелеш секторына бюджетның һәм программада катнашучыларның 2,0 млрд сум акчасы җибәрелде.

Россия Федерациясе Төбәкләр үсеше министрлыгының Конкурс комиссиясе утырышының 2010 елның 10 мартындагы 1 нче номерлы беркетмәсе нигезендә, Татарстан Республикасына 759,421 млн сум (яки бүлеп бирелгән акчаның гомуми күләменең 15,7 проценты) бирү күздә тотыла. Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслашуга 620,0 млн сум таләп ителә. 2010 елда дәүләт ярдәме биреләчәк яшь гаиләләрнең план буенча исәпләнгән саны – 2300.

2011 елның 1 гыйнварына 1972 ипотека сертификаты тапшырылды.

2011 елда Татарстан Республикасы бу ярдәмче программа буенча сайлап алу конкурсында катнашмады.

Татарстан Республикасының 2012 – 2015 еллар ярдәмче программасында катнашуы максатыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “2012 – 2015 елларга “Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” озак сроклы максатчан программасы турында” 2011 елның 24 сентябрендәге 789 нчы номерлы карары белән, Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүнең төбәк программасы (алга таба – Программа) расланды, шулай ук Татарстан Республикасының Программаны финанслау буенча йөкләмәләре билгеләнде.

Программаны финанслауның ел саен бирергә дип фаразланучы күләме 75,0 млн сум тәшкил итәчәк, шул исәптән түбәндәгеләр хисабыннан:

Россия Федерациясе бюджеты акчасы – 6,0 млн сум;

Татарстан Республикасы бюджеты һәм (яки) Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетлары акчасы – 23,0 млн сум;

бер бала туганда (уллыкка алынганда), Татарстан Республикасы бюджеты һәм (яки) Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетлары акчасы хисабыннан социаль түләүләр – 1,0 млн сум;

яшь гаиләләрнең үз яки заемга алган акчалары – 45,0 млн сум.

“РФ субъектларының торак төзелешен үстерү программаларына стимул бирү” ярдәмче программасы

2011 елдан “Торак төзелеше максатларында җир кишәрлекләрен коммуналь инфраструктура белән тәэмин итү” ярдәмче программасы “РФ субъектларының торак төзелешен үстерү программаларына стимул бирү” ярдәмче программасы итеп үзгәртелде.

Бу ярдәмче программа кысасында түбәндәге механизмнар күздә тотыла:

- төзү оешмалары тарафыннан эконом класслы торак төзелеше өчен тәгаенләнгән җир кишәрлекләрен инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин итү максатларына алынган кредитлар буенча процентларны түләүгә киткән чыгымнарны (чыгымнарның бер өлешен) каплау;

- төзелеш сәнәгатенең энергияне нәтиҗәле куллана һәм энергияне сакчыл тота торган төзелеш материаллары, конструкцияләр һәм эшләнмәләр чыгаручы – энергияне нәтиҗәле кулланучы предприятиеләрен реконструкцияләүгә һәм (яки) төзүгә алынган кредитлар буенча процентларны түләүгә киткән чыгымнарны (чыгымнарның бер өлешен) каплау;

- эконом класслы торак төзелеше буенча проектларны гамәлгә ашыру кысасында социаль инфраструктура объектларын төзү (реконструкцияләү);

- азкатлы һәм күпфатирлы эконом класслы торак йортлар күпләп төзелгән яңа микрорайоннарда автомобиль юллары салу.

2011 елда Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Төбәкләр үсеше министрлыгының сайлап алу конкурсын узды. Программада булган барлык чараларны тормышка ашыруга федераль бюджет акчасы җәлеп ителде. Гомуми күләме

“Коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләү” ярдәмче программасы

Бу ярдәмче программа кысасында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2007 елның 8 февралендәге 146 нчы номерлы әмеренә тәңгәл рәвештә, 2007 елда ярдәмче программаны финанслау федераль бюджеттан – 18,5 млн сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан 12 млн сум тәшкил итте. Акча тулы күләмдә бүлеп бирелде.

2008 елда ярдәмче программаны финанслау федераль бюджеттан – 384,542 млн сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 90,179 млн сум, муниципаль берәмлекләр акчасы хисабыннан – 118,169 млн сум, бюджеттан тыш чыганаклардан 77,874 млн сум тәшкил итте.

2009 елда ярдәмче программаны финанслау федераль бюджеттан – 195,807 млн сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 3,0 млн сум, бюджеттан тыш чыганаклардан 147,0 млн сум тәшкил итте.

2010 елда 523,726 млн сум федераль бюджет акчасы, 32,497 млн сум Татарстан Республикасы бюджеты акчасы күздә тотылды.

Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзән районы кебек торак пунктларның яшәвен тәэмин итү өчен хәлиткеч әһәмияткә ия коммуналь хуҗалык объектларын төзүне һәм реконструкцияләүне финанслау шушы акчалар хисабыннан башкарыла.

Ипотека торагына кредит бирү күләмнәрен арттыру

Бу юнәлеш буенча чаралар ипотека торагына кредитлар бирүне Мәскәү шәһәрендәге “Ипотека торагына кредит бирү агентлыгы” ААҖ (алга таба – ИТКА) стандартлары буенча рефинанслауның унификацияләнгән системасын үстерү кысасында башкарыла. ИТКАның ТРдагы төбәк операторы булып “Татарстан Республикасы ипотека агентлыгы” ААҖ тора.

2007 елда барлыгы 2 290,196 млн сумлык 2660 ипотека кредиты (заемы) бирелде.

2008 елда барлыгы 1 335,560 млн сумлык 1 480  ипотека кредиты (заемы) бирелде.

2009 елда барлыгы 483,582 млн сумлык 752  ипотека кредиты (заемы) бирелде.

2010 елда барлыгы 1 220,775 млн сумлык 1662  ипотека кредиты (заемы) бирелде.

2011 елда барлыгы 795,579 млн сумлык 1164  ипотека кредиты (заемы) бирелде.

“Классик ипотека” юнәлеше буенча

Татарстан Республикасында кредит бирү эшчәнлеге белән 24 төбәк кредит оешмасы шөгыльләнә. Бу оешмалар барлыгы 10 436,06 млн сумлык 16 424 ипотека кредиты һәм заемы бирде. 2012 елның 1 гыйнварына ипотека кредитлары буенча бурыч 11 890,6 млн сум тәшкил итте, шуның 164,285 млн сумы – срогында түләнмәгән бурыч. Бу оешмалар буенча уртача үлчәнгән процент ставкасы – 12,64%, кредит бирүнең уртача үлчәнгән срогы 9,13 ел тәшкил итә.

ТР Милли банкы мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасында 2011 елда ипотека кредитлары бирү күләмнәре кризиска кадәрге 2007 елда ипотека кредитлары бирү күләмнәре күрсәткеченнән 1,3 тапкыр арткан.

“Гражданнарның федераль законнар билгеләгән категорияләрен торак белән тәэмин итү бенча дәүләт йөкләмәләрен үтәү” ярдәмче программасы

Гражданнарның федераль законнар билгеләгән категорияләрен торак белән тәэмин итү

- ярдәмче программада катнашучыларга 2007 елда бирелгән сертификатлар саны – барлыгы 209,602 млн сумлык 157 сертификат;

- ярдәмче программада катнашучыларга 2008 елда рәсмиләштерелгән сертификатлар саны – барлыгы 275,103 млн сумлык 163 сертификат;

- 2009 елда барлыгы 53,201 млн сумлык 37 сертификат рәсмиләштерелде, шулардан:

●   хәрби хезмәттән (хезмәт итүдән) азат ителгән гражданнарга һәм аларга тиңләштерелгән затларга – барлыгы 18,041 млн сумлык 12 сертификат;

●   радиация аварияләре һәм һәлакәтләре нәтиҗәсендә радиация тәэсиренә дучар булган гражданнарга һәм аларга тиңләштерелгән затларга – барлыгы 28,484 млн сумлык 18 сертификат;

 ●   Ерак Төньяк районнарыннан һәм аларга тиңләштерелгән территорияләрдән чыгып киткән гражданнарга – барлыгы 4,687 млн сумлык 5 сертификат;

 ●  билгеләнгән рәвештә, күченергә мәҗбүр булучы дип танылган гражданнарга – барлыгы 1,987 млн сумлык 2 сертификат;

2010 елда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2010 елның 2 февралендәге 101-р, 2010 елның 14 декабрендәге 2255-р номерлы әмерләре нигезендә, ярдәмче программаны тормышка ашыру өчен 2010 елда Татарстан Республикасына федераль бюджеттан 26,742 млн сум бүлеп бирелде: 

- хәрби хезмәттән (хезмәт итүдән) азат ителгән гражданнарга һәм аларга тиңләштерелгән затларга барлыгы 16,281 млн сумлык 9 дәүләт торак сертификаты (ДТС) рәсмиләштерелде (акча тулы күләмдә үзләштерелде);

- Ерак Төньяк районнарыннан һәм аларга тиңләштерелгән җирлекләрдән чыгып киткән гражданнарга барлыгы 3,974 млн сумлык 3 ДТС рәсмиләштерелде (серитфикат алучы үлүгә бәйле рәвештә, калган акчаны файдалануга РФ Төбәкләр үсеше министрлыгына гариза җибәрелде, калган акча – 1,950 млн сум);

- радиация аварияләре һәм һәлакәтләре нәтиҗәсендә радиация тәэсиренә дучар булган гражданнарга һәм аларга тиңләштерелгән затларга  барлыгы 3,528 млн сумлык 2 ДТС рәсмиләштерелде (акча тулы күләмдә үзләштерелде);

- билгеләнгән рәвештә, күченергә мәҗбүр булучы дип танылган гражданнарга барлыгы 0,924 млн сумлык 1 ДТС рәсмиләштерелде (акча тулы күләмдә үзләштерелде).

Бу ярдәмче программа буенча 2011 елда Татарстан Республикасына федераль бюджеттан 61 809,04 мең сум акча бүлеп бирелде.  

2011 елның 28 декабренә Министрлык тарафыннан барлыгы 61 705,8 мең сумлык 38 дәүләт торак сертификаты (алга таба – ДТС) рәсмиләштерелде, шул исәптән:

- Ерак Төньяк районнарыннан һәм аларга тиңләштерелгән җирлекләрдән чыгып киткән гражданнарга барлыгы 5 851,4 мең сумлык 6 ДТС рәсмиләштерелде;

- билгеләнгән рәвештә, күченергә мәҗбүр булучы дип танылган гражданнарга барлыгы 10 112,4 мең сумлык 4 ДТС рәсмиләштерелде;

- радиация аварияләре һәм һәлакәтләре нәтиҗәсендә радиация тәэсиренә дучар булган гражданнарга һәм аларга тиңләштерелгән затларга  барлыгы 45 742 мең сумлык 28 ДТС рәсмиләштерелде.

“Ветераннарны һәм инвалидларны торак белән тәэмин итү” юнәлеше буенча

2007 елда ветераннар һәм инвалидларның 341 гаиләсе торак белән тәэмин ителде. 2008 елда торак сатып алуга субсидия ветераннар һәм инвалидларның 299 гаиләсенә тапшырылды.

2009 елда Бөек Ватан сугышында катнашкан 1472 кешене, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәлак булганнарның (үлгәннәрнең) гаилә әгъзаларын торак белән тәэмин итү күздә тотылган иде, шулардан 1349 гаиләгә  субсидияләр бирелде, шулай ук инвалидлар һәм инвалид баласы булган гаиләләр, сугыш хәрәкәтләре ветераннары – 200 кеше, субсидияләр 70 гаиләгә бирелде. Бу юнәлешне тормышка ашыруга Федераль компенсация фондыннан 1 720,387 млн сум күләмендә акча бүленде (акчаның бу күләменә 2008 елда Россия Федерациясе Президентының 2008 елның 7 маендагы 714 нче номерлы Указы нигезендә бирелгән күчмә финанслау акчасы да кергән).

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International