ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2016 ел
сишәмбе

12 июнь көнне Иске Салавыч авылында яңа күпфункцияле спорт мәйданчыгы ачылды. Яшьләрне мәктәп яшеннән үк спортка җәлеп итү өчен бөтен уңайлы шартларны тудыру республикада, шул исәптән, безнең районда да мөһим юнәлешләрнең берсе. Бу уңайдан Татарстанда төрле спорт объектлары төзү, авыл җирлекләрендә яшьләрнең кайсы спорт төренә күбрәк тартылуына карап, махсус шөгыльләнү мәйданчыклары булдыру – моның ачык мисалы. Күппрофильле Салавыч лицее янында алдагы елда яңа хоккей корылмасы булдырылгач, аларның уңышлары бермә-бер арткан иде. Инде менә тагын бер зур мөмкинлек – волейбол һәм баскетбол мәйданчыгы булган яңа спорт корылмасы сафка басты. Әлеге яңа корылма – Татарстан Республикасы Президенты программасы нигезендә районыбыз җирлегендә төзелгән тугызынчы мәйданчык. 
Салавычлыларның шатлыгы белән уртаклашырга муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин да килде. Ул: «Әлеге заманча мәйданчыклар бүген яшьләрнең, балаларның иң яраткан урыннарының берсенә әйләнде», диде. Республика Президенты программаларының халык мәнфәгатьләрен кайгыртып башкарылган мондый төзелешләре авыл җирлекләрендә тормыш шартларын яхшыртуга, яшьләрне авылда калдыруга юнәлгән булуын һәм районыбызның 30 төрле дәүләт программалары үтәлешендә уңышлы катнашуын ассызыклап үтте. Район башлыгы үзенең ихлас котлауларын җиткереп, әлеге мәйданчыкларның уңышлы файдалануын, авыл яшьләренең спортта тагын да югарырак үрләр яулавын теләде. Үсеп килүче буынны спорт белән дус булырга чакырды һәм авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибәгатуллин белән тантаналы төстә кызыл тасманы кисте. 

Алабуга районының Иске Күклек авылында спорт мәйданчыгын тантаналы төстә ачтылар. Ул республика программасы буенча төзелде. 

Чүпрәле районында Иске Кәкерле авылында заманча спорт мәйданчыгы ачылды. Авыл халкы өчен истәлекле вакыйганы уртаклашырга район хакимиятеннән, мәгариф бүлегеннән кунаклар килде.

2015 елның көзендә ТР Президентының скверлар һәм парклар буенча Наталья Фишман булып киткәч, "Парклар һәм скверларны төзекләндерү" 2016 программасына кертү турында карар кабул ителде. Хәзерге вакытта дизайнерлар скверның проектын эшли.

12 июньде Иске Суыксу авылында республика программасы нигезендә, төзелгән баскетбол-волейбол мәйданчыгы ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International