Чүпрәледә заманча спорт мәйданчыгы ачылды

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Чүпрәле районында Иске Кәкерле авылында заманча спорт мәйданчыгы ачылды. Авыл халкы өчен истәлекле вакыйганы уртаклашырга район хакимиятеннән, мәгариф бүлегеннән кунаклар килде. 

Татарстан Президенты программасы кысаларында сафка баскан әлеге мәйданчыклар спорт сөючеләр өчен күп мөмкинлекләр тудыра. Анда волейбол, баскетбол һәм футбол уйнарга, спорт җиһазларында  төрле күнегүләр ясарга була. Әлеге мәйданчык исә районда унөченче. Яңа спорт мәйданчыгы урта мәктәп каршында ук урнашкан, шуңа да тантанада катнашучылар да башлыча мәктәп укучылары иде. Район башлыгы Александр Шадриков укучыларга, авыл халкына мөрәҗәгать итеп, иң элек бәйрәм белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International