ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

3 февральдә Арча районында  Кызыл Бистә урамында биш катлы 60 фатирлы йортны ачу тантанасы булды. Мин сезне бүгенге шатлыклы вакыйга белән котлыйм! – диде муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев үзенең тәбрикләү сүзендә. Йорттагы фатир ияләренә ачкычлар тап- шырганнан соң балалар белән тасманы кисте.

2017 елның 31 гыйнварында Чистай зонасы торак инспекциясе инспекторы Аксубай районы, Аксубай штп  "Аксубай штп ИК" ҖЧҖ тарафыннан торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: торак йортларның түбәләрен нормадан артып тулган кардан һәм боз катламыннан чистарту буенча тиешле чаралар вакытында күрелмәгән. Барлыгы 12 күпфатирлы йорт тикшерелде. 4 йортта җитешсезлек очраклары ачыкланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International