Татарстан Республикасында 1 млн. 180,7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган

2016 елның 23 июле, шимбә

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе 2016 ел башланганнан бирле 632 тикшерү уздырган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 9 млн. 789 мең сумлык 324 карар чыгарылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 462 әгъзасына тикшерү уздырылган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырыдган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хәбәр иткәнчә, 2016 елның 1 яртыеллыгында Россия Федерациясендә 31 млн. 519,7 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чоры  белән чагыштырганда 90,8 % тәшкил итә. Министр сүзләренчә, Россия Федерациясенең алдынгы субъектлары арасында былтыргы шул ук чор белән чагыштырганда уңай динамика бары тик Татарстан Республикасында гына күзәтелә, бүгенгә республикабызда 1 млн. 180,7 мең кв.м. торак гамәлгә кертелгән.

Социаль ипотека программасы буенча  гомуми мәйданы 117,5 мең кв.метр булган 2 мең 113 фатирлы 67 йорт тапшырылган, шулардан үткән ике атнада - 5 йорт (7,4 мең кв.метр мәйданда 146 фатир).

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 2016 елда планлаштырылган барлык 22 аренда йортында да төзелеш эшләре тәмамланган, объектлар эксплуатациягә кертелгән.

Республикада 182 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен 41 йорт төзү дәвам итә. 

Ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның һәм алар арасыннан булган затларның торак хокукларын гамәлгә ашыру программасы буенча Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды белән 331 ятим балага торак урыннарын бирү турында контракт төзегән.

5 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча  бүгенгә рәсмиләштерелгән 42 сертификат реализацияләнгән.

Күп фатирлы инвестицион торак төзү буенча калган 62 йортның 37 сендә эшләр ахырына якынлаша, уртача әзерлектә - 25 йорт.

Ирек Фәйзуллин шулай ук хәбәр иткәнчә, участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. «Авыл клублары» программасы буенча 25 объектта эшләр алып барыла.  Моннан тыш, республикада 188 универсаль спорт мәйданчыгында эшләр тулысынча тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International