Алабугада “Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү” программасы буенча ике торак йорт төзелеше тәмамлана

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Алабуга шәһәрендә Кече Покровский урамында урнашкан , 3 нче һәм 4-нче номерлы ике 60 фатирлы “Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү”  программасы буенча төзелгән торак йортлар төзелеше тәмамлана. Генераль подрядчы – "СтройСервис" ЯАҖ.

Бүген ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе тарафыннан тикшерү төгәлләнде, инспектор тикшерүе нәтиҗәләре буенча кайбер кисәтүләр ачыкланган. Кисәтүләр төзәтелгәннән соң, йомгаклау  тикшерүе  үткәрелә, шуннан соң  социаль программалар буенча төзелгән фатир ачкычлары хуҗаларына тапшырылачак.

Хәзерге вакытта тагын ике йорт төзелеше дәвам итә, аларны киләсе елга тәмамларга планлаштырыла.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International