Казан Федераль Университетының Яр Чаллы филиалында Инжиниринг узәгендә студентларның Төбәк Үзәге вәкилләре белән очрашу узды. Әлеге очрашуларның максаты: торак законнары өлкәсендә студентларга кирәкле теоретик белем бирү. Чара барышында ТР Төбәк Үзәгенең башкарма директоры Дмитрий Романов ТСЖ эшчәнлеге, торак йорт идарә итү турында сөйләде. 2017-нче елда мондый белем бирүче кучмә семинарларны Республиканың күп кенә районнарында үткәрү планлаштырыла.