Алексей Фролов лицензия комиссия утырышын үткәрде

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш министрлыгында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының беренче урынбасары Алексей Фролов җитәкчелегендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензияләү буенча Татарстан Республикасының лицензия комиссиясенең 43 нче утырышы узды. Утырыш барышында Комиссия тарафыннан ИК "ҖЧҖ "Новатор" (Әлмәт шәһәре) һәм ҖЧҖ "торак-төзелеш кооперативы, "Премиум" (Казан) идарәче компанияләргә лицензия бирү турында карар кабул ителде. Утырышта шулай ук 2017 елның 15 март көнендә үткәрелгән квалификация имтиханының беркетмә нәтиҗәләре расланды. Имтихан бирүгә рөхсәт алган 5 кандидаттан 3 идарәче компанияләр вәкиле гына тапшырган.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International