РФ төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин эш визиты белән Татарстанга килде

2020 елның 25 сентябре, җомга

Эш сәфәре кысаларында, региональ үсеш буенча Хөкүмәт комиссиясе Президиумы (штаб) рәисе урынбасары-РФ төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, «Адымнар» полилингваль комплексы составына кергән, Бичурин урамындагы «165 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» Муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесенә килде һәм киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында катнашучылар «Зур Яшел Үзән» проекты буенча Рәссәй Федерациясе вице-премьеры Марат Хөснуллинның йөкләмәләрен тормышка ашыру һәм башка эш мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Проект Яшел Үзәннән алып Казанга кадәр 4,2 мең гектардан артык территорияне комплекслы төзүгә кагыла, анда 4 млн.кв. м торак һәм социаль-эшлекле өлкә объектлары төзелергә тиеш. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, башка министрлык һәм ведомство вәкилләре, төзүчеләр катнашты. Шуннан соң РФ Төзелеш министрының беренче урынбасары ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин белән бергә 165 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар. Экскурсияне белем бирү комплексы җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов үткәрде. Кунаклар 480 укучыга һәм 24 сыйныф-комплектка исәпләнгән башлангыч мәктәпнең тулысынча реконструкцияләнгән корпусын һәм 800 укучыга һәм 32 сыйныф-комплектка исәпләнгән билингваль мәктәп-янкорманы карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International