ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы МКДны капиталь ремонтлау турында сөйләде

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә үз эченә 763 йортны алган күп фатирлы өйләрне капиталь ремонтлау программасын әзерләү барышы турында хәбәр итте.

 

Хәзерге вакытта 653 йортка подрядчылар билгеләнгән. Эшләр 36 муниципаль берәмлектә, 406 күп фатирлы йортта башланган. Төзелеш-монтаж эшләрен башкару 14% булса, сезонлы эш төрләрен башкару исә 8% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International