ТР Төзелеш Министрлыгында төзүчеләр һәм кредит оешмалары өчен укыту семинары узды

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген республика Төзелеш Министрлыгында видеоконференция режимында йорт салучылар һәм кредит оешмалары өчен укыту семинары үтте. Очрашу барышында төзелеш тармагының проект финанславына күчүенең актуаль сораулары тикшерелде. Төп спикерлар арасында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев һәм Рәссәй Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе урынбасары Сәрия Сираҗиева чыгыш ясадылар. Семинарда җир кишәрлекләрен сатып алу механизмнары, шулай ук дәүләт-шәхси партнерлык кулланып челтәрләр, коммуникацияләр һәм инфраструктура төзү җентекләп каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International