Казанда «ВолгаСтройЭкспо» 27 нче махсуслаштырылган күргәзмә ачылды

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә төзелеш һәм махсус материаллары, технологияләр һәм җиһазлар буенча «ВолгаСтройЭкспо» 27 нче махсуслаштырылган күргәзмә ачылды.  Ачылыш тантанасында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты.

Спикерлар яңа Федераль смета - норматив базасында бәя кую, цифрлаштыру, төзелеш өлкәсендәге үзидарәдә квалификацияне бәйсез тәртиптә билгеләү, цифралы мәгълүмати таләпләр һәм хезмәт иминлеге өлкәсенең гамәлдәге кануннары мәсьәләсендә чыгыш ясаячак.

Шулай ук ТКХ системасында инновацион технологияләр һәм материаллар буенча түгәрәк өстәл планлаштырылган. Белгечләр торак-коммуналь хуҗалыкта энергоресурсларның интеллектуаль системалары, торак-коммуналь хуҗалык белгечләре өчен әзерлек, яңадан әзерләү һәм квалификация күтәрү мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

Тантаналы чарада сәламләү сүзе белән Илшат Гыймаев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел Татарстанның төзелеш тармагы өчен истәлекле булды – ул үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. «Безгә кадәргеләр  ныклы фундамент салды, бүгенге көндә төзүчеләрнең яңа  буыны республикабызның инфраструктура каркасын булдыра һәм үстерә», - диде ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары.

Үз чыгышында Илшат Гыймаев узган ел торак тапшыруның рекордлы күрсәткечләренә игътибар итте - план буенча 2 млн 670 мең кв.м. 3 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. «Бүгенге көндә Татарстанда гамәлгә ашырыла торган уннарча төзелеш һәм капиталь ремонт программасы төзелеш куәтләрен эш белән тәэмин итәргә, меңләгән кешегә эш бирергә, ә иң мөһиме, гражданнарыбыз тормышы өчен лаеклы, уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады ул.

Аннары Илшат Гыймаев 2021 елда «Татарстан Республикасы төзелеш тармагында хезмәт иминлеген саклау буенча иң яхшы оешма» республика конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Күргәзмә ачылганда  ук кунаклар катнашучы компанияләрнең экспозицияләре белән танышты.

Күргәзмәне ачу тантанасында, шулай ук, «ТР төзүчеләр бердәмлеге» оешмасы директоры Рамил Гафиятуллин, ТР Төзүчеләр берлеге башкарма директоры Марат Ризванов, «ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисе урынбасары Дмитрий Шевелев, «ТР Коммуналь предприятиеләр берлеге»  директорлар советы рәисе урынбасары Юрий Елисеев һәм «Казан ярминкәсе» ҖЧҖ генераль директоры Лев Семенов катнашты.

Исегезгә төшерәбез, «ВолгаСтройЭкспо» күргәзмәсе 20 апрельдән 22 апрельгә кадәр «Казан ярминкәсе» КҮ мәйданчыкларында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International