2022 елда Татарстанда сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә

2022 елның 24 мае, сишәмбе

2022 елда Татарстан Республикасында федераль, республика программалары һәм программадан тыш чаралар буенча 65 сәламәтлек саклау объекты төзеләчәк һәм 7,5 млрд.сумга 90 сәламәтлек саклау объекты ремонтланачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыруга багышланган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

Марат Айзатуллин сөйләвенчә, Татарстанда ике республика программасы эшли — Сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү. Беренчел звеноны модернизацияләү кысаларында фельдшер-акушерлык пунктлары, табиб амбулаторияләре төзелә, Поликлиникалар һәм хастаханәләр ремонтлана, 16 муниципаль районда 24 стационарны планлы төзекләндерүгә әзерләнә.

Шулай ук республика программасын тормышка ашыру кысаларында 25 объект төзелеше планлаштырылган: 23 фельдшер-акушерлык пункты, Апас районында патология-анатомия бүлеге, Арча районында гомуми практика табибы офисы ачыла. Үзәк район хастаханәләренең 17 бинасына капиталь ремонт ясау каралган.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын һәм аңа керүче «Беренчел звеноны модернизацияләү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда 26 муниципаль районда 29 фельдшер-акушерлык пункты, 2 поликлиника, 2 табиб амбулаториясе һәм гомуми практика табибы үзәге барлыкка киләчәк.

Тулаем алганда, республика һәм федераль акчаларны исәпкә алып, республикада 52 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. «Барлык бу объектлар буенча контрактлар төзелгән, тулы масштаблы эш алып барыла»,– дип төгәлләштерде ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы.

Журналистларның сорауларына, Марат Айзатуллин Татарстанда 2022 елга кабул ителгән сәламәтлек саклау объектларын төзү һәм ремонтлау программалары үзгәртелми, дип билгеләп үтте. Төзелеш материаллары һәм җиһазлары, мәсәлән, вентиляция яки инженерлык җиһазлары өлешендә, подрядчылар Россия җитештерүчеләре яки Россиягә дустанә булган илләр белән эшли башладылар.

«Биредә объектларның вакытында һәм проект-смета документларына салынган сыйфат белән башкарылачагына шик юк», — дип билгеләп узды Марат Айзатуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International