Марат Айзатуллин Казанда РЕБУС халыкара форумын уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш Министрлыгында «РЕБУС: тарихи үзәктә төзелеш икътисады» халыкара форумын үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре турында фикер уртаклаштылар.

Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин үткәрде. Фикер уртаклашуда ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова (видеоконференцэлемтә рәвешендә), ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасарлары Владимир Кудряшев һәм Илшат Гыймаев, «Татарстан Республикасының пространстволы планлаштыру институты» ДБУ директоры Олег Григорьев катнашты.

Исегезгә төшерәбез, «РЕБУС: тарихи үзәктә төзелеш икътисады» халыкара форумы 15-16 мартта Казанда узачак. Форум тарихи территорияләрдә девелоперларның икътисади активлыгын, үсеш проектларының чикләүләрен һәм мөмкинлекләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән. Чара девелоперлар белән аралашу, регионнар үзенчәлеген проектлау һәм саклау методикалары буенча фикер алышу мәйданчыгы булачак.

Киңәшмә барышында катнашучылар оештыру мәсьәләләре һәм Форум программасы проекты турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International