Ирек Фәйзуллин Төркия делегациясен кабул итте

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Министр хәбәр иткәнчә, Татарстанда Төркия Республикасы белән дустанә элемтәләрне югары бәялиләр. Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин башкарма комитетның генераль директоры һәм рәисе Мехмет Тара җитәкчелегендә ENKA Inşaat ve Sanayi a. Ş компаниясе делегациясен кабул итте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты. Бүген Татарстан территориясендә «Kastamonu Entegre», «Sisecam», «Hayat Kimya», «Trakya Glass Rus», «Coskunoz», «Koluman», «Tirsan Kardan» һәм башка компанияләр эшли. Делегация белән әңгәмәдә Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, Төркия Республикасы-Татарстанның төп чит ил партнерларының берсе. Очрашу Татарстан-Төркия багланышларының тулаем һәм төзелеш өлкәсендә алга таба актив үсешенә этәргеч булачагына ышаныч белдереп: «Без Төркия партнерларының безнең республикада сәламәтлек саклау объектларын төзүгә карата кызыксынуына өметләнәбез».Транспорт министрлыгы линиясе буенча юллар һәм кече күперләр проектлау һәм төзү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Очрашу ахырында яклар эшне дәвам итү турында килештеләр һәм конкрет юнәлешләр буенча киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International