Илшат Гимаев: выл мәдәният йортларына ихтыяҗ һаман да бар

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Татарстанда авыл клублары төзү проекты дәвам итәчәк. Чөнки аларга һаман да ихтыяҗ бар. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев сөйләде.

“Бездәге төрле юнәлештәге клублар 50, 100, 200 һәм 300 кешегә исәпләнгән. Ерак авылларда аларга ихтыяҗ бар. Аларның әһәмияте бетмәде, шуңа күрә әлеге программа бүген дә гамәлдә”, - диде министр урынбасары. 2019 елда 21 авыл клубы төзү планлаштырыла. Аларны төзү өчен 228 млн сум бүлеп бирелгән. Татарстан авылларында мәдәният йортлары республика программасы буенча 2012 елдан бирле төзелә. Бу вакыт эчендә республикада 285 мәдәният оешмасы барлыкка килгән. Алардан 44 мең авыл кешесе куллана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International