ТР Төзелеш министры объектларга капремонт республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде

2020 елның 4 апреле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов күп фатирлы йортларга капремонт республика программасын һәм ТР Газлаштыру фонды программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек  Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, министрлык республика программаларын формалаштыру эшен дәвам итә. Калган ике программа проектлары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертелгән.

Күп фатирлы йортларга капремонт республика программасы буенча 2020 елда Татарстанда 6,5 млн кв.метр мәйданда 1 мең 64 күп фатирлы йортка ремонт каралган. Бүген проект-смета документациясе эшләнә һәм кайбер смета хакларын билгеләү дөреслеге тикшерелә.  

Быел Газлаштыру фонды 5 программаны гамәлгә ашырачак. Бүгенгә 4 программа расланган. Халыкны су белән тәэмин итү кысаларында проект-смета документация әзерлеге 92% тәшкил итә. «Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләрендә казаннарны алмаштыру» программасы буенча проект-смета документация әзерлеге – 48%. «Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында индивидуаль җылыту системаларына күчү, БМК кую» программасы буенча әзерлек – 46%. «Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу» программасы буенча республика торак пунктларында тикшерү уздырылган һәм барлык объектлар буенча да дефект ведомостьлар рәсмиләштерелгән. «Су җибәрү системасын яңарту» программасы буенча объектларны техник тикшерү эше бара.

Тагын ТР Төзелеш министрлыгы, республиканың тармак министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә, 2021 елга төзелеш һәм капиталь ремонт программалары исемлеген формалаштыру эшен уздыра. Бүгенгә әлеге программалар буенча проект-эзләнү эшләренең бәяләрен исәпләп чыгару эше тәмамланып килә. 

«Азакта бер яхшы яңалык турында әйтәсем килә. Төзелеш комплексының барлык оешмалары һәм төзелеш материалларын чыгару оешмалары үз эшчәнлекләрен дәвам итә алачак дигән карар чыгарылды. Барлык төзелеш объектларында да санитар номалар үтәлергә тиеш», - диде министр.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, үткән атна бик киеренке булган. Аерым алганда, илнең 57 субъекты төзелеш эшләрен тулысынча туктаткан. «Россия Президенты чыгышыннан соң субъект җитәкчесенең бу эшне тәэмин итү өчен барлык карарларны да кабул итә алуы аңлашылды, - диде ул. - Төзелеш секторы барлык катлаулы заманнарда да алга баручы локомотив булды. Ышанам, Татарстанда Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә барган барлык гамәлләр дә тормышка ашырылыр».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International