28 апрельдә Бөтендөнья хезмәт иминлеген саклау көне билгеләп үтелә

2024 елның 27 апреле, шимбә

Җәмәгатьчелекнең игътибарын хезмәтне саклау өлкәсендәге проблемаларга юнәлтү һәм эш урыннарында бәхетсезлек очракларын һәм авыруларны кисәтүгә ярдәм итү максатыннан 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәт иминлеген саклау көне билгеләп үтелә.

 

Бөтен дөньяда хөкүмәтләр, профсоюз оешмалары, хезмәт иминлеген саклау өлкәсендә эш бирүче оешмалары хезмәтне саклауның уңай культурасын формалаштыру өчен барлык кызыксынган якларның катнашын арттыру буенча чаралар оештыралар. Мондый социаль диалог хезмәт иминлеген саклау өлкәсендә карарлар кабул итү процессында актив катнашырга мөмкинлек бирә, хезмәтне саклау өлкәсендә нәтиҗәлерәк сәясәт булдыруга ярдәм итә.

 

Эш урыннарында хезмәт иминлеген саклауның уңай культурасы эш бирүчеләрнең һәм эшчеләрнең куркынычсыз һәм сәламәт җитештерү мохитенә уртак омтылышын һәм аны тәэмин итүгә көч куюны аңлата.

 

Хезмәтне саклауның югары культурасы тәэмин ителгән урыннарда эшчеләр үз иминлекләренә һәм сәламәтлекләренә янаган куркынычлар турында борчылуларын белдерүдән тартынмыйлар, ә эш бирүче эшчеләр белән бергәләп килеп туган проблемаларга нәтиҗәле һәм ышанычлы чишелешләр эзләү планында инициатива күрсәтә.

 

Традиция буенча, хезмәт иминлеген саклау көнендә заказчылар, төзүчеләр һәм подрядчылар коллективларында травматизмны профилактикалауга юнәлдерелгән тематик чаралар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International