Академик Парин урамында Казанда яңа сквер төзекләндерелде

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

Академик Парин урамында Мәүлетов урамыннан алып Сыртланова урамына һәм Җиңү проспектына кадәр 300 метр озынлыктагы урман посадкасы төзекләндерелде. Яшел зонада җәяүлеләр өчен сукмаклар, яктырткычлар, кече архитектура формалары, балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килде. Скверны карап йөрү барышында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты җитәкчесе Игорь Куляжев, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Башкарма комитет аппараты җитәкчесе Евгений Варакин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, «Горводзеленхоз» тресты муниципаль унитар предприятиесе идарәчесе Роза Җаббарова, сквер архитекторы Дарья Толовенкова һ.б. катнашты. Андрей Лобов Универсиада авылында яшәүче студентларның моңарчы Җиңү проспектында урнашкан метрога яктыртылмаган урман полосасы буенча йөрүләре турында җиткерде. Хәзерге вакытта җәелгән асфальт юллар шул сукмаклар өстенә салынган. Лобов әлеге зонаны төзекләндерүне дәвам итеп, велосипед һәм чаңгы юлларын салырга булыр иде диде. Чаңгы юлы үз чиратында Горки урманы белән тоташтыра алыр иде. Парк территориясендә шулай ук этләрне йөртү өчен махсус урын булдырылган, агачлар күчереп утыртылган, кече архитектура формалары урнаштырылган. 

Исегезгә төшерәбез, 2015 ел, Парклар һәм скверлар елында Татарстан Президенты карары нигезендә Казандагы парк һәм скверларны төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру өчен 300 млн. сум күләмендә акча бүлеп бирелгән иде. Программага түбәндәге 6 объект кертелде: Академик Парин исемендәге сквер, «Крылья Советов» паркы, Урицкий паркы, Лядской бакчасы, «Черек күл» паркы, Горки һәм Әмәт урман паркы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International