Ирек Фәйзуллин авария хәлендәге йортларда торган халыкка яңа фатир ачкычларын тапшырды

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Бүген Чистайда гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында, яңа фатир ачкычларын тантаналы тапшыру үтте. Яңа яшәүчеләр Полющенкова урамында 28/4 номерлы 155 фатирлы биш этажлы йорт күченәчәк, ул файдалануга 2016 елның 30 декабрь көне тапшырылган булган. Йортта уңайлы фатир хуҗалары, элегрәк аварияле йортларда торган 244 кеше (92 гаилә) булды. Торак бинаның мәйданы 5,9 мең кв. м тәшкил итә.

Тантаналы чарада Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм итү фондының күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды - дәүләт корпорацисе идарәсе рәисе - генераль директоры Константин Цицин, Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов катнашты. 

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы Ирек Фәйзуллин, Чистай барлык республика программаларында катнаша, дип билгеләп үтте. "Монда ничек капиталь ремонтлау, шулай ук авария хәлендәге торактан күчерү буенча җитди объектлар тапшырыла. Үз чиратында, йорт проектчыларына һәм төзүчеләренә рәхмәт белдерәм ,- диде Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International