Илшат Гимаев Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе продукциясен куллану мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында  Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе продукциясен сатып алу мәсьәләсе багышланган киңәшмә үтте.

Киңәшмә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының  урынбасары Ильшат Гимаев җитәкчелегендә үтте. Киңәшмәдә 2017 елда дәүләт программалары буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе продукциясен сатып алу планнар буенча фикер алыштылар.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International